«Магнит» кибетендә Кулланучылар хокукларын яклау турында сөйләделәр

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Хокукый грамоталылык дәрәҗәсен арттыру һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә халыкка мәгълүмат җиткерү максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Елена Сазонова кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Олег Мазюкин белән берлектә «Магнит» сәүдә объекты хезмәткәрләре һәм кулланучылары өчен профилактик чара уздырдылар.

Катнашучыларга товарда җитешсезлекләр табылган очракта шикаятьләр (дәгъвалар) бирү тәртибе аңлатылды, аларны карау сроклары турында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату кагыйдәләре нигезендә сөйләделәр.

Товарларны сайлаганда, сатып алучы беренче чиратта этикеткага игътибар итәргә тиеш. Товар турындагы мәгълүмат дөрес, тикшерелә торган, укыла торган һәм карау һәм идентификацияләү өчен ачык итеп рус телендә язылган булырга тиеш. Моннан тыш, товарларның һәр төркеме өчен этикеткага салу өчен мәҗбүри булган өстәмә белешмәләр бар (мәсәлән, аяк киеменең маркировкасында эшләнмәнең күләме, моделе һәм (яисә) артикулы, өслек материалы, эчлек һәм табан материаллары турында мәгълүмат булырга тиеш).

«Честный знак» товарларны маркировкалау системасы турында сөйләделәр, ул кулланучылар хокукларын яклауга, шул исәптән ялган товарларны таратуга каршы көрәшкә һәм сыйфатсыз продуктларны сатуны булдырмауга юнәлдерелгән.

Мөрәҗәгать итүчеләргә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары белән актуаль темалар буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга аңлатмалар бирелгән брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәләр тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International