Товар китерделәрме – тикшер!

2024 елның 22 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына авыл кешесе кибеттән сатып алынган товарны китерү тәртибен аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте. Хатыны белән бергә ул көнкүреш техникасы кибетеннән кыйммәтле телевизор сатып алган. Сатучы сатып алучылар барында товарны, комплектлылыгын һәм аңа кагылышлы техник документларның булуын тикшергән. Товарның сыйфаты сатып алучыларны канәгатьләндергән һәм алар, товар өчен түләп, аны үз автомобильләренә алып киткәннәр. Әмма төрелгән хәлдә телевизор габаритлары аркасында җиңел автомобильгә сыймаган. Шул вакытта сатучы товарны күрсәтелгән адрес буенча аерым түләү исәбенә китерергә тәкъдим итә. Сатып алучы ризалашкан. Икенче көнне товарны китергәннәр һәм сатып алучыга тапшырганнар, ләкин нинди дә булса акт имзаланмаган, товар кулланучы тарафыннан тикшерүсез кабул ителгән.

Шул ук көнне алар телевизорны урнаштыру һәм тоташтыру өчен останы чакыралар. Телевизорны тоташтырганнан соң экранның зарарланган булуы ачыкланган. Кулланучыда сорау туа: 

- Кем гаепле ? 

Кулланучыга аңлатма бирделәр:

- Товарны китерү - өстәмә хезмәт күрсәтү һәм кибет аны көчләп тагарга хокуклы түгел, ә сатып алучыга бәя, шартлар һәм китерү сроклары турында мәгълүмат биреп кенә тәкъдим итә ала. Канун йөк яки багажны югалткан, җитешмәгән һәм зыян күргән (бозган) өчен ташучының җаваплылыгын билгели. Китерелгән зыян ташучы тарафыннан товарның бәясе төшкән сумма күләмендә, ә зыян күргән йөкне торгызу мөмкин булмаган очракта - аның бәясе күләмендә каплана.

Әмма бу очракта китерү килешүе төзелмәгән, ә товар тикшерүсез кабул ителгән. Шуңа бәйле рәвештә гаепле кешене билгеләү мөмкин түгел.

Кулланучыларга мондый хәлләргә эләкмәс өчен берничә гади кагыйдәне үтәргә кирәк:

- кибеттә товар китерүне рәсмиләштергәндә һәм түләгәндә, әле китерелмәгән товарга алдан ук накладной язып куярга кирәкми;

- китерелгән товарны кабул итеп алгач, аның механик яктан зарарлануы күренеп торуын җентекләп тикшерергә кирәк. Әгәр алар ачыкланса, моны кабул итү-тапшыру актында чагылдырырга, товарны кибеткә кайтарырга һәм аны алыштыруны таләп итәргә кирәк.

Күренеп торган механик зарарланулар предметына телевизорны вакытында карамаган кулланучы очрагында территориаль орган белгечләре катнашында бәхәсле хәл тыныч юл белән хәл ителде.  Сатучы товарны кабул итте һәм кулланучыга товар бәясенең яртысын кайтарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International