Хәтта иң дустанә сатучы да нигездә сатып алучыда, барыннан да элек, табыш күрә.
- Сатучының яхшы мөнәсәбәте кулланучыны аптырашта калдыра аламы һәм товар яки хезмәт сатып алучы гражданның нәрсә таләп итәргә хокуклы икәнен беләме? - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зәй районындагы Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре «Шатлык» үзәгендә ял итүчеләргә шундый сорау белән мөрәҗәгать итте.
Иң аянычы - сатып алынган товарның (хезмәтнең) сыйфатсыз булуы: аяк киеме бер атнадан кубып чыкса, азык-төлекне куллану вакыты чыккан булса яки түләнгән мебельне китерү срогын бозылган булса. Бу хәлләр белән һәркем очрашырга мөмкин. Әгәр гражданин мондый хаталар ясарга теләми икән, игътибарлы булырга һәм кулланучы буларак үз хокукларын белергә тиеш.
Мондый чаралар, очрашулар уздыру нәтиҗәсендә халык грамоталырак була бара. Сатып алучылар сатып алуларга инде җаваплырак якын киләләр. Әлбәттә, интернетка кереп, теге яки бу хәлне билгеләргә мөмкин. Кулланучылар базары өлкәсендә теге яки бу вәзгыятьне хәл итүдә ярдәм итә торган вәкаләтле органнар бар.
Сыйфатсыз хезмәт күрсәтсәләр яки сыйфатсыз товар сатсалар - ярдәм сорап Зәй шәһәрендә 8(85558) 3-54-02 телефон номеры буенча кайнар линиясенә яисә Зәй шәһәре, Казан урамы, 8 адресы буенча мөрәҗәгать итәргә була. Бүлек белгечләре бушлай юридик консультация күрсәтәчәк һәм кулланучыларга үз хокукларын якларга ярдәм итәчәк.