Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Лилия Степанова Бөгелмә шәһәрендәге «С.А.» кафесы хезмәткәрләре өчен профилактик чара уздырды.
Чараның максаты - кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү һәм кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту.
Белгеч җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәткәндә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрнең РФ Гражданлык кодексы, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законы, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 21 сентябрендәге 1515 номерлы карары белән расланган җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтү Кагыйдәләре белән җайга салынуын сөйләде.
Хезмәтне башкаручы кулланучыга түбәндәге мәгълүматларны бирергә тиеш:
- башкаручы, аның эш режимы һәм ул гамәлгә ашыра торган хезмәтләр турында;
- дәүләт теркәве һәм аны теркәгән органның исеме турында;
- әгәр башкаручының эшчәнлеге лицензияләнергә тиеш булса (алкоголь продукциясен ваклап сату), лицензиянең номеры, гамәлдә булу вакыты, шулай ук аны биргән орган турында мәгълүмат.
Күрсәтелә торган хезмәт турында мәгълүмат кулланучыга меню, прейскурантлар яисә җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәткәндә кабул ителгән башка ысуллар ярдәмендә җиткерелә. Бу вакытта мәгълүматта ризыкларны әзерләү ысуллары һәм аларга кергән төп ингредиентлар күрсәтелгән җәмәгать туклануы продукциясенең фирма атамасы, җәмәгать туклануы продукциясенең әзер ризыклар порцияләренең авырлыгы, продуктларның азык-төлек кыйммәте турында белешмәләр булырга тиеш. Шулай ук башкаручының бәяләмәләр һәм тәкъдимнәр китабы булырга тиеш, ул кулланучыга аның таләбе буенча бирелә.
Кафе хезмәткәрләренә кулланучының, җәмәгать туклануы предприятиесенә килешү буенча йөкләмәләрне үтәүгә бәйле фактта тотылган чыгымнарны түләү шарты белән, заказ бирелгән хезмәттән теләсә кайсы вакытта баш тартырга хокукы барлыгын аңлаттылар («Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законның 32 маддәсе).
Әгәр кулланучы күрсәтелгән хезмәтнең кимчелекләрен ачыкласа, тиешле сыйфатлы җәмәгать туклануы продукциясен түләүсез кабат әзерләүне таләп итәргә хокуклы.
Ахырда кафе хезмәткәрләренә файдалы мәгълүмати материаллар - кулланучылар хокукларын яклау буенча белешмәләр һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасын тәкъдим иттеләр.