Декабрь инде башланды һәм күп кенә компанияләр Яңа ел корпоративын кайда уздырырга икәнлеген күптән хәл иткәннәрдер. Җәмәгать туклануы оешмаларыннан тәкъдимнәр күп, гражданнар һәм тулы бер коллективлар алдан заказлар ясыйлар, аванс калдыралар. Әмма еш кына тормышка алдан төзелгән планнардан һәм заказ бирелгән хезмәтләрдән баш тартырга мәҗбүр итә торган көтелмәгән хәлләр килеп чыга. Әгәр яңа ел өстәле броньланган, аванс кертелгән, ә планнар үзгәргән икән, нишләргә соң? Заказчының авансны кире кайтаруны таләп итәргә хокукы бармы?
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре аңлатуынча, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 32 нче маддәсе нигезендә, кулланучы хезмәт күрсәтү турындагы килешүне үтәүдән теләсә кайсы вакытта баш тартырга хокуклы. Йөкләмәләрне үтәүгә бәйле фактта тотылган чыгымнарны үтәүчегә түләү шарты белән. Әгәр дә оешма бернинди чыгымнар да тотмаган икән, гражданнарга, закон буенча, авансны тулы күләмдә кайтарырга тиешләр. Хезмәт күрсәтүгә алдан заказны башкаручыны, заказ бирүчене, бәяне, түләү шартларын, датаны күрсәтеп, заказны кабул иткән затның имзасы белән документаль рәвештә рәсмиләштерергә киңәш итәбез. Хезмәт өчен беренчел түләү чыннан да аванс булуы яхшырак, ә задаток түгел, чөнки задаток керткәндә бөтенләй башка шартлар каралган.