Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына авыл кешесе «В.» маркетплейсы аша кар машинасы өчен сатып алынган сыйфатсыз аккумулятор өчен акчаны кире кайтаруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Ир-атка товарны заказлар бирү пунктында аны түләгәннән соң гына биргәннәр. Шунда ук төргәкне ачканнан соң аккумулятор корпусында зур булмаган ярык булуы ачыкланган, ул аны тиешле урында куллану мөмкинлеген чикли. Бирү пункты хезмәткәре бу дефектны теркәгән һәм товарны кире кайтаруга заявка булдырган. Әмма Шартнамәне ирекле рәвештә өзү турындагы берничә тапкыр куелган таләпләр нәтиҗә бирми.
Сатып алучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ канунына нигезләнеп аңлатма бирелде. Законның 4 статьясы нигезендә сатучы сыйфаты килешүгә туры килә торган товарны кулланучыга тапшырырга тиеш. Законның 26.1 статьясындагы 5 пункты нигезендә тиешле сыйфатта булмаган товарны дистанцион ысул белән сатуның нәтиҗәләре әлеге Законның 18-24 статьяларында каралган нигезләмәләрдә билгеләнгән. Законның 18 статьясы нигезендә, товарда җитешсезлекләр табылган очракта, кулланучы сату-алу шартнамәсен өзүне һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Законның 22 статьясы нигезендә кулланучының товар өчен түләнгән акчалата сумманы кире кайтару турындагы таләпләре тиешле таләп куелган көннән алып ун көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш.
Законның 17 статьясы нигезендә кулланучылар хокукларын яклау суд тарафыннан гамәлгә ашырыла. Кулланучыга дәгъва гаризасы проектын төзүдә ярдәм күрсәтелгән һәм кулланучылар хокукларын бозуга бәйле дәгъвалар буенча дәгъвачылар салымнар һәм җыемнар турындагы РФ законнары нигезендә дәүләт пошлинасын түләүдән азат ителә дип аңлатылган.