Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына шундый сорау килде:
- Дустым белән рестобарга кердек, меню белән бергә безгә шәраб картасы бирделәр, әмма официант шундук алкогольгә бәяләр актуаль түгел, чөнки бәяләр арткан, дип кисәтте. Кич җиткәч, шәраб картасында күрсәтелгән бәяләр буенча счет сорадык, ләкин безне ишетмәделәр. Рестобардагыларның гамәлләре законлымы?
Белгечләр аңлатканча, җәмәгать туклануы продукциясен кафеда (ресторанда) сатканда, сатучы сатып алучыларга аның турында кирәкле һәм дөрес мәгълүмат җиткерергә тиеш. Бу гадәттә меню (шәраб картасы) ярдәмендә эшләнә. Шәраблар картасы - алкогольле эчемлекләр һәм башка тиешле товарлар исемлеге булган, эчемлекләрнең исемнәре һәм аларның бәяләре турында мәгълүмат җиткерү өчен билгеләнгән документ. Кулланучыдан товарның менюда яки шәраб картасында күрсәтелгәнгә караганда зуррак бәя алу законсыз – «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 10 маддәсендә товарлар турында кулланучының аларны дөрес сайлап алу мөмкинлеген тәэмин итә торган кирәкле һәм дөрес мәгълүмат алуына таләпләр бозыла. Кагыйдәләрдә бәяләр урынына телдән кисәтүләр яки эленгән белдерүләр гамәлдә булуы турында берни дә юк. Кулланучының товарларны ул бәядә яки төргәктә күргән бәядән алырга хокукы бар. Менюда (шәраб картасында) күрсәтелгән бәя – ул ачык оферта, ягъни теләсә кайсы кешегә товарны күрсәтелгән бәядән сатып алырга тәкъдим итү. Һәм җәмәгать туклануы предприятиесе, шул исәптән, килүчегә, яңадан бәяләнүгә яки башка шартларга сылтама ясап, товарны күрсәтелгән бәядән сатудан баш тарта алмый. Әгәр дә мондый хәл күзәтелә икән, товарга күрсәтелгән бәяне фотога төшерергә киңәш итәбез, Сезгә бәядәге аерманы кайтаруны таләп итә аласыз. Әгәр телдән мөрәҗәгать итүдән баш тарталар икән, дәгъва языгыз. Башкаручы дәгъваны канәгатьләндерүдән баш тарткан очракта, әгәр үз хокукларын ахырга кадәр якларга теләсә, кулланучы судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.