Бәйрәм көннәре дәвам итә, ә киң ассортимент, шулай ук көч һәм вакытны экономияләү мөмкинлеге бирә торган әзер ризык китреп бирү һичшиксез өстенлек булып тора. Еш кына кешеләр әзер ризыклардан салатлар сатып ала, ә алар тиз бозыла торган, термик эшкәртелми торган ризык булып санала, шуңа бәйле рәвештә кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудырырга һәм азыктан агулану китереп чыгарырга мөмкин.
Азык-төлек җитештерү процессында продукцияне төрле микроорганизмнар белән пычрату куркынычы һәрвакыт бар. Бу чимал, компонентлар һәм әзер продукциянең персонал, җиһазлар, инвентарь, тара белән контактта булуына бәйле. Азык-төлек токсикоинфекциясе барлыкка килү һәм аның клиник чагылышлары үсеше өчен, продуктта шартлы-патоген микроорганизмнар шактый тупланырга тиеш.
Азык-төлек белән агулануның барлык сәбәпләрен бик озак санарга мөмкин, шуңа күрә продукцияне микроорганизмнар белән пычрату куркынычын киметү өчен әзер ризыкларны җитештерүнең барлык этапларына карата катгый таләпләр бар. Әгәр салатлар әзерләү өчен кулланыла торган биналар һәм инвентарь еш кына кулланучы күзеннән яшерелгән булса, әзер продукциянең сыйфатын һәм сату шартларын бәяләү мөмкин түгел.
Әзер ризыкларда микроорганизмнарның үрчүен булдырмас өчен, салатлар суытыла торган витринага яки суыткычларга куелырга тиеш.
Әзер салатларны үлчәү, төрү һәм сату чи азык-төлек продуктларыннан (ит, кош-корт, диңгез продуктлары һ.б.) һәм алардан эшләнгән ярымфабрикатлардан аерым башкарылырга тиеш. Сатучыга җибәргәндә бер тапкыр кулланыла торган перчаткалар кулланырга, шулай ук инвентарьдан (кыскыч, соскыч, кашык һ.б.) файдаланырга кирәк. Әзер салатларны үлчәүдә бер тапкыр кулланыла торган савыт кулланылырга тиеш.
Салат сайлаганда продуктның тышкы кыяфәтенә игътибар итәргә киңәш ителә. Кипкән, җилле өслек яки киресенчә сыеклыкның артык катлавы, йомшарган консистенция, типик булмаган төс яки бертөрле булмаган кисемтә кулланучыны куркыныч сатып алудан сакларга тиеш.
Күңелсез, сәер ис яки тәм шулай ук әлеге продуктның ризыкка яраклылыгын билгеләгәндә «борчулы сигнал» булырга тиеш. Кулинария эшләнмәсенең начар сыйфатлы булуында шик туган очракта, үз сәламәтлегегезне куркыныч астына куймаска кирәк. Хәтта салат сатып алынган булса да, ашказанын «ныклыкка»тикшерергә кирәкми.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, продуктның яраклылык срогы 72 сәгатьтән кимрәк була, яраклылык срогы маркировкасында саны һәм ае гына түгел, ә продуктның кайчан җитештерелүе һәм кайсы вакытка кадәр яраклылыгы (сәгате) дә күрсәтелә.
Продуктларны яраклылык срогы чыккач яисә саклау шартлары үтәлмәгәндә кулланмагыз.
Әзер ризык сайлаганда игътибарлы булыгыз. Сезнең өстәлгә бары тик сыйфатлы, тәмле һәм куркынычсыз продуктлар гына эләксен.