Җирле үзидарә органнары белгечләре өчен укыту семинары үткәрелде

2025 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен укыту семинары оештырды. Чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хезмәткәрләрнең грамоталылыгын арттыру.

Чара кысаларында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре каралды.

Катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәтләр турында, дәгъваларны карау тәртибе һәм сроклары турында кирәкле мәгълүмат булу турындагы таләпләр аңлатылды. Товарда җитешсезлекләр табылганда кулланучылар белән конфликтлы очракларны карау һәм аларны судка кадәр хәл итү мөмкинлеге мәсьәләләре кузгатылды.

Мәгълүмат материалларын халыкка тарату өчен җирле үзидарә органы белгечләренә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә актуаль темаларга брошюралар һәм буклетлар рәвешендә белешмәләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International