Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре эшчәнлегенең бурычларыннан берсе бәяләр мониторингын уздыру.
Бәяләр үзгәрү продукциянең яңа партияләренең башка бәяләрдән килүе, шулай ук ассортиментның яңаруы һәм киңәюе белән бәйле. Күпләп сатучыларның сату бәяләренең тирбәлеше илнең төрле төбәкләрендәге җитештерүчеләрнең бәяләренә турыдан-туры бәйле. Бәя куюда продукциянең сезонлылыгы, шул исәптән бәйрәмнәрдә бәяләр күтәрелү һәм продукциянең аерым төрләренә ихтыяҗ арту да зур роль уйный.
Мониторинг барышында белгеч Елена Сазонова Тәтеш шәһәрендәге Универсамда сатып алучылар һәм хезмәткәрләр өчен чара үткәрде. Әлеге чараның максаты – сатып алучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү, хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халыкка мәгълүмат җиткерү.
Сатучыларга һәм сатып алучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе законнарын үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде.
Катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау, түләнгән товар яки күрсәтелгән хезмәт өчен товар чеклары бирү тәртибе аңлатылды. Товарда җитешсезлекләр табылганда кулланучылар белән конфликтлы вәзгыятьләрне карау мәсьәләләре кузгатылды. Сатучыларга кулланучылар проблемаларын ирекле хәл итү формуласын кулланырга тәкъдим ителде.
Мөрәҗәгать итүчеләргә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары турында төрле телләрдә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга аңлатмалар бирелгән брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәләр тәкъдим ителде.
Ведомство буйсынуындагы районнарда мондый чараларны Яшел Үзән территориаль органы белгечләре даими рәвештә гамәлгә ашыралар.