Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына шәһәр кешесе килеп туган вәзгыятьне аңлату үтенече белән мөрәҗәгать итте: шәһәрдәге кинотеатрда, кинозалның эчке кагыйдәләренә сылтама ясап, аңа үз ризыгы белән керергә рөхсәт итмәгәннәр.
- Кинотеатр хезмәткәрләренең гамәлләре хаклымы?
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы аңлата:
- Кинотеатрлар эшчәнлеге РФ Гражданлык кодексы нормалары, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы, шулай ук халыкка кино-видео хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре белән көйләнә.
Әлеге кагыйдәләр нигезендә, тамашачы белән кинотеатр администрациясе арасында билет сатып алганнан соң фильм карау буенча хезмәт күрсәтү турында килешү төзелә. Шул вакыттан башлап кинотеатр фильм карау мөмкинлеге бирергә тиеш.
Кинотеатр администрациясе ике очракта тамашачыны кертмәскә яки залдан чыгарырга хокуклы:
1. Тамашачы җәмәгать тәртибен бозган очракта.
2. Кинотеатр милкенә зыян китергән очракта.
Югарыда күрсәтелгәннәрдән тыш, гамәлдәге законнарда тамашачыны кертүне тыю өчен башка нигезләр билгеләнмәгән.
Кинотеатрның эчке кагыйдәләре гамәлдәге законнар нормаларына каршы килә алмый.
Моннан тыш, Кагыйдәләрнең 14 пункты таләпләре нигезендә, Кино-видеокүзәтү предприятиеләре тамашачыларга түләүле күрсәтелә торган өстәмә хезмәтләрне (сеанска керү алдыннан) көчләп тагарга хокуклы түгел. Димәк, кинотеатрлар тамашачыларны үз ризыкларын һәм эчемлекләрен алып килү мөмкинлеген чикли алмый. Бу шулай ук «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 16 маддәсенең 2 өлешенә каршы килә, ул бер товарны (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сатып алуны башка товарларны (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) мәҗбүри сатып алу белән аңлатуны тыя.
Шул рәвешле, кинотеатр администрациясенең үз азык-төлек продуктлары белән тамашачыны кертүдән баш тартуы хокуксыз.