Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы консультанты «Чистай-Авто» автосалоны хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча семинар-укулар оештырды.
«Чистай-Авто» автосалоны Чистай шәһәрендә LADA рәсми дилеры булып тора. Төп эшчәнлек төрләре - җиңел автомобильләрне ваклап сату, автотранспорт чараларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау.
Чара барышында салон хезмәткәрләре белән кулланучы тарафыннан товарларны дөрес сайлап алу мөмкинлеген тәэмин итә торган товарлар турында мәгълүмат бирү тәртибен, сатучының товарга гарантия срогын билгеләү өлкәсендәге хокукларын һәм бурычларын, кимчелекләрне бетерү срокларын карадылар. Моннан тыш, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган автомобильләрне сату үзенчәлекләрен һәм товарда җитешсезлекләр табылган очракта кулланучылар хокукларын карадылар. Җиңел автомобильләр техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә кергәнлектән, кулланучылар, товарда җитешсезлекләр табылган очракта, сату-алу килешүеннән баш тартырга һәм мондый товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә йә кулланучыга мондый товар тапшырылган көннән алып унбиш көн эчендә аны алыштыруны таләп итәргә хокуклы. Шушы вакыт узгач, күрсәтелгән таләпләр түбәндәге очракларның берсендә канәгатьләндерелергә тиеш:
- товарның сизелерлек кимчелеген ачыклау;
- товар җитешсезлекләрен бетерүнең әлеге Законда билгеләнгән срокларын бозу;
- төрле кимчелекләрне күп тапкырлар бетерү нәтиҗәсендә гарантия срогының һәр елы дәвамында тулаем алганда утыз көннән артык товарны файдалану мөмкин булмау.
Чара барышында автомобильләр сату һәм ремонтлау белән бәйле башка мәсьәләләрне дә карадылар.