Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Әтнә районының күпфункцияле үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халыкка консультацияләр үткәрделәр.
Чара барышында халык кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга кагылышлы сораулар бирде.
Гражданнарның сыйфатсыз товарлар сатып алуга, хезмәт күрсәткәндә кимчелекләр ачыклануга бәйле сорауларына җаваплар бирелде. Моннан тыш, кулланучының товарларның җитешсезлекләренә карата таләпләр кую сроклары, тиешле сыйфатлы товарны алмаштыру тәртибе һ. б. аңлатылды.