Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең «Кайнар линия» телефонына гражданин алкоголь кибетләренең берсендә аның тарафыннан шешә ватылуы һәм аның өчен түләргә мәҗбүр ителүе турында мөрәҗәгать керде.
- Бу гамәл хокукый яктан дөресме һәм минем акчаларны кире кайтаруны таләп итәргә хакы бармы? - дип сорый гражданин.
Бәяләр һәм халык куллану товарларына мониторинг үткәрү барышында, инцидент булган кибеттә Түбән Кама территориаль органының контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре кибет администраторы белән әңгәмә уздырды. Ул аңлатканча, шешә ватылуы аны бер кулдан икенчесенә тапшырганда була – егет белән булган кыздан аның кулына (бу видеокүзәтү камерасында белән теркәлгән). Бу сатып алучылар үз гамәлләре белән кибеткә зыян китергәннәр. Тикшерү барышында яшьләргә процессуаль карар кабул итү өчен полиция хезмәткәрләрен чакырырга тәкъдим итәләр, ә соңгылары Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен чакырудан баш тарта һәм үз гамәлләре белән китерелгән зыянны ирекле рәвештә түлиләр.
Сатып алучыларның исләренә төшерәбез, сез сәүдә ноктасы бусагасын атлап керү белән, кулланучы буласыз. Мондый мәсьәләләрне хәл иткәндә РФ Гражданлык кодексына таянырга кирәк. «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законда бу төр очраклар каралмый. Кибет ватылган товарның бәясен сатып алучыдан ирекле рәвештә, яки суд тәртибендә алырга мөмкин. Әгәр сатып алучы товарның бозылуы аның гаепле гамәлләре нәтиҗәсендә килеп чыккан дип саный икән, ул зыянны ирекле тәртиптә каплый ала. Әмма әгәр сатып алучы үзен гаепле дип санамаса, кибет администрациясе аны зыянны капларга мәҗбүр итәргә хокуклы түгел.
Кибет хезмәткәрләре белән кулланучылар базары өлкәсендә профилактик әңгәмә үткәрелде. Белгечләр кибет администрациясенең китерелгән зыянны каплату өчен гражданлык тәртибендә судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы очракларын аңлаттылар.