Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Чаллы шәһәрендәге Хезмәт ветераннары пансионатында ял итүчеләр белән очраштылар.
Әлеге пансионатта ял итүчеләр өчен кулланучылар грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән лекция оештырылды.
Белгечләр Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эшчәнлеге һәм функцияләре турында сөйләделәр, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының (алга таба - Закон) төп маддәләрен җентекләп ачтылар, законның 18,22,29 маддәләрен аңлаттылар, аларны гамәли куллануны карадылар, кулланучының һәм сатучының нинди хокуклары һәм бурычлары барлыгын тормыштан алынган мисаллар белән тикшерделәр.
Чарада катнашучыларның барысына да законны мөстәкыйль өйрәнү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән рус һәм татар телләрендәге кулланучылар өчен мәгълүмати белешмәләр тәкъдим ителде.
Ике ял итүчегә индивидуаль тәртиптә консультация бирелде, аларның һәркайсы гамәлдәге законнар нигезендә квалификацияле җаваплар алды, шулай ук алар Чаллы территориаль органы офисына дәгъва хаты төзүдә ярдәм итү өчен чакырылды.
Хезмәт ветераннары өчен пансионатта һәр очрашу - тыңлаучыларның һәм белгечләрнең уртак һәм нәтиҗәле эше, ял итүчеләр мондый чараларда катнашудан һәрвакыт канәгать калалар. Очрашуның төп максаты - халыкның куллану һәм хокукый грамоталылыгын арттыру – бу максатка ирешелде дияргә нигез бар.
Ял итүчеләргә кулланучылар буларак үз хокукларыңны яклау өчен Яр Чаллы территориаль органының «Кайнар линия» телефонына 8(8552) 71-43-03 номер буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин дигән мәгълүмат җиткерелде.