Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Спас муниципаль районы башкарма комитеты белгече белән Болгар шәһәренең «Дебют» даруханәсендә кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча консультация өстәле уздырды.
Даруханәгә килүчеләргә закон тарафыннан товарны сыйфатына карап кире кайтаруның билгеле бер кагыйдәләре билгеләнүе турында мәгълүмат җиткерделәр. Өй шартларында авыруларны профилактикалау һәм дәвалау өчен товарлар (металлдан, резинадан, текстильдән һәм башка материаллардан ясалган санитария һәм гигиена предметлары, медицина эшләнмәләре, авыз куышлыгы гигиена чаралары, күзлек линзалары, балалар карау предметлары), дару препаратлары алмаштырылырга тиешле булмаган сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлегенә керә. Әмма әгәр дә фармацевт кулланучыга ялгыш даруны саткан икән, соңыннан кулланучы таләбе буенча ул товарны сатып алу бәясен яңадан исәпләп алыштырырга тиеш. Тиешле сыйфатта булмаган дару препаратларына килгәндә, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18 маддәсе нигезендә, кулланучы товарны күренеп торган яки яшерен кимчелекләре булганда кире кайтарырга хокуклы.
Дару препаратының кимчелекләренә түбәндәгеләр керә:
- даруның яраклылык срогы чыккан;
- маркировкада дефект булу (серия һәм яраклылык срогы күрсәтелмәгән, төргәктә һәм препаратта күрсәтелгән яраклылык срогы туры килми);
- дару куллану буенча инструкция булмау яисә башка препараттан булу, инструкциядә даруның тасвирламасы реаль төскә, исенә, төргәгенә, дозасына, зурлыгына, формасына яисә консистенциясенә туры килмәү;
- препаратны төрү кимчелекләре (бөкесе, капкачы булмау, тартмасы ертылган, тишекләр бар, герметиклыгы юк һ.б.).
Дару препаратларын кулланучылар белән кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның башка нормаларын да карадылар, шулай ук аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.