Бөгелмәдә кулланучылар өчен акция уздырдылар

2025 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

"Кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" процесслы чаралар комплексының өстенлекле юнәлеше булып халык белән кулланучылар грамоталылыгы дәрәҗәсен һәм үз-үзеңне саклауны арттырырга мөмкинлек бирә торган превентив чаралар уздыру тора. Чараларның төп максаты - кулланучыларның игътибарын сыйфатлы товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләр файдасына дөрес сайлап алу күнекмәләрен формалаштыруга җәлеп итү.

Шул максаттан Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре гражданнарның күпләп була торган урыннарында - базарларда, сәүдә үзәкләрендә, ярминкәләрдә даими рәвештә консультацияләр үткәрә, кулланучылар грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән төрле басма материаллар (буклетлар, белешмәләр, брошюралар, газеталар һ.б.) тарата.

Бөгелмә шәһәренең Сәүдә үзәгендә Әлмәт территориаль органы белгечләре Венера Шәрәфетдинова һәм Лилия Степанова кулланучылар өчен чара үткәрделәр. Белгечләр сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны (кием-салым, аяк киеме, техник яктан катлаулы товарлар) кире кайтару һәм алыштыру, товарның гарантия һәм хезмәт итү сроклары, җиһазлар әзерләү һәм китерү срокларын бозу, экспертиза үткәрү процедуралары, судларга документлар рәсмиләштерү мәсьәләләренә консультацияләр бирделәр.

Сатып алучыларга гамәлдәге законнарда һәр конкрет ситуациядә нишләргә, сатучыга карата язма дәгъва әзерләргә кирәклеге аңлатылды. Шулай ук барлык катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау буенча белешмәләр өләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International