Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына телефон аша кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлатуны сорап шәһәр кешесе мөрәҗәгать итте. Суыткычны гарантияле ремонтлау вакытында сатучы аңа шундый ук товарны вакытлыча файдалануга бирмәгән, моны алмаш фонд булмау белән аңлата.
Сатып алучыга кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга аңлатма бирелде. Озак файдаланыла торган товарларга карата сатучы кулланучы таләбе буенча өч көн эчендә ремонт чорына шул ук куллану сыйфатларына ия булган озак файдаланыла торган товарны үз исәбенә китерүне тәэмин итеп, кулланучыга түләүсез бирергә тиеш. Әмма бу кагыйдә барлык товарларга да кагылмый, чөнки закон чыгаручы күрсәтелгән таләпләр кагылмый торган товарлар исемлеген раслаган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кулланучыга сатучының гарантияле ремонт чорына алыштырыла торган товарны мөстәкыйль тәкъдим итүен көтәргә кирәкми. Моның өчен сатып алучыга сәүдә предприятиесе җитәкчесенә адресланган гариза язарга һәм ул ике нөсхәдә булса тагын яхшырак. Берсе сатучыга тапшырыла, ә икенчесендә, алу турында раслау өчен, сатучы үз имзасын һәм алу датасын куярга тиеш. Әгәр ул гаризаны кабул итүдән баш тартса, аны почта аша заказлы хат белән тапшыру турында хәбәр белән җибәрергә кирәк.
Сатучының алмаш фонды булмау аны җаваплылыктан азат итми. Чөнки ремонт вакытында алыштырыла торган товар бирелмәгән очракта, мондый хокук бозуларга юл куйган сатучы кулланучыга түләнмәгән һәр көн өчен товар бәясенең бер проценты күләмендә неустойка (пеня) түли. Товарның бәясе аның әйләнеш вакытында булган бәясеннән чыгып билгеләнә.