Кул сәгате хуҗасына законнар аңлатылды

2025 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәһәрдә яшәүче, сатучының сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару турындагы таләбен үтәүдән баш тарткан гамәлләренә шикаять белән мөрәҗәгать итте. Кулланучы сүзләренчә, сатып алганнан соң бер атнадан аның кул сәгате туктаган. Сатып алучы сатучыга акчаны кайтаруны сорап мөрәҗәгать иткән, ләкин аңа ремонт кына тәкъдим иткәннәр. Сыйфатсыз яңа товарны, өстәвенә шактый кыйммәт булган сәгатьне  ремонтлау, кулланучының планнарына кермәгән.

Кулланучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18 маддәсе аңлатылды. Механик кул сәгатьләре РФ Хөкүмәтенең 2013 елның 10 ноябрендәге 924 номерлы карары белән расланган техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә керә. Тапшырылган көннән алып 15 көн эчендә анда җитешсезлекләр ачыкланса, кулланучы шартнамә өзелгәндә акчалата сумманы кире кайтаруны йә сатып алу бәясен тиешенчә яңадан исәпләп, шул ук маркалы товарга яисә башка маркалы шундый ук товарга алмаштыруны таләп итәргә хокуклы. Сатып алганнан соң 15 көнлек срок узгач, югарыда күрсәтелгән товар түбәндәге очракларда кире кайтарылырга яисә алыштырылырга тиеш:

- товарның җитди җитешсезлеге ачыкланганда;

- товарның кимчелекләрен бетерү сроклары бозылганда;

- товарның гарантия срогының һәр елы дәвамында, аның төрле кимчелекләрен берничә тапкыр бетерү нәтиҗәсендә, товарны 30 көннән артык файдалану мөмкин булмаганда.

Бу очракта сәгатьтәге кимчелек сатып алганнан соң 15 көн эчендә ачыкланган, шуңа күрә закон нигезендә таләпләрне сайлау хокукы кулланучыга кала, һәм ул шартнамәне өзгәндә акчалата сумманы кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.

Кулланучыга сатучыга карата дәгъва юлларга тәкъдим ителде. Кулланучының законлы таләпләре үтәлмәгән очракта ул судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Территориаль орган белгечләре кулланучыга бәхәсле мәсьәләне хәл итүдә үз ярдәмнәрен тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International