Казан территориаль органы карамагындагы Татарстан Республикасының Биектау муниципаль районына бару кысаларында, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын арттыру буенча семинарлар үткәрде.
Чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләрен, законнардагы үзгәрешләрне, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату Кагыйдәләрен карадылар.
Сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмагына бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре, сатучы һәм товарлар турында мәҗбүри һәм дөрес мәгълүмат булу, оешманың элмә тактасы булу, сатып алынган товарда җитешсезлекләр килеп чыкканда кулланучылар белән мәсьәләләрне ничек хәл итәргә, сатучы тарафыннан дәгъваларны карау тәртибе һәм сроклары турындагы мәсьәләләр кузгатылды.
Моннан тыш, социаль әһәмиятле товарларның бәяләренә мониторинг үткәрелде.