Кулланучылар хокукларын яклауны федераль башкарма хакимият органнарыннан, региональ башкарма хакимият органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан, кулланучыларның иҗтимагый оешмаларыннан торган органнар системасы тәэмин итә. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә Түбән Кама белгечләренең уртак эше кулланучының соравын уңай хәл итүгә китерде.
Декабрьдә мех ярминкәләренең берсендә хатын-кыз акчалата исәп-хисапка мутон тун сатып алган, аның сүзләренш караганда, касса чегы да, товар чегы да бирмәгәннәр. Өйдә ул капюшонның дөрес утыртмаганлыгын ачыклаган, ягъни җитештерү кимчелеге, дигән фикергә килә. Шул ук көнне ул тунын кире кайтарырга карар кыла һәм акчаларын кире кайтаруны таләп итә, ләкин сатучы, җитешсезлекнең булуы расланса да, бу таләпне үтәүдән кискен баш тарта. Икенче көнне ул акчаны кире кайтару турында гариза язган. Аны кабул иткәннәр, ләкин мех ярминкәсе күчеп йөри торган булганлыктан, җавап булмый.
Сатып алучы Түбән Камадагы кулланучылар хокукларын яклау буенча шәһәр җәмгыяте иҗтимагый оешмасына да, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына да мөрәҗәгать итте. Безнең хезмәткәрләр дөрес итеп дәгъва төзергә ярдәм иттеләр, чөнки дәгъва бирү генә түгел, аны дөрес итеп төзергә дә кирәк. Дәгъва ирекле формада төзелергә мөмкин, шуңа да карамастан, анда конкрет кирәкле белешмәләр булырга, шул исәптән документның кемгә адреслануын күрсәтергә тиеш (оешма исеме, шәхси эшмәкәрнең исем-фамилиясе). Әмма, проблема сатучы турында дөрес мәгълүмат булмауда иде. Шуңа күрә, дәүләт органы һәм иҗтимагый оешма белгечләре, ярминкә кабат килгәнен көтеп, мех ярминкәсендә булдылар, аның вәкилләре белән кулланучылар базары өлкәсендә профилактик әңгәмә үткәрелде.
Без тунда җитештерүче җитешсезлеге булганмы-юкмы икәнен раслый алмыйбыз, тик тун өчен акчаны сатучы кире кайтарган, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18 маддәсе нигезендә товар кире кайтарылган.