Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Магнит» кибете хезмәткәрләре өчен укыту семинары үткәрде.
Мондый семинарлар даими рәвештә үткәрелә. Чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре карала.
Кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәтләр турында, дәгъваларны карау тәртибе һәм сроклары турында кирәкле мәгълүмат булу турындагы таләпләр аңлатылды.
Барлык сораулар буенча аңлатмалар бирелде. Сатучыларга кулланучылар проблемаларын ирекле хәл итү формуласын, ягъни судка кадәрге тәртиптә, кулланырга киңәш ителә.