Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы "Кайнар линия"сенә кулланучыдан сорау керде:
- Агымдагы елның гыйнварында 1 еллык гарантиясе булган кер юу машинасы сатып алдык, ә февральдә ул эшләми башлады. Миңа еш кына кер юарга туры килә. Мондый вәзгыятьтә нишләргә? Мин товарны алыштыруларын яки кер юу машинасы сатып алуга тотылган сумманы кире кайтаруларын сорый аламмы?
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре түбәндәге эчтәлекле җавап бирә:
- Кер юу машинасы техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә керә, гамәлдәге закон нигезендә, сатып алганнан соң 15 көн узгач, гарантия срогы вакытында ул ремонтланырга гына тиеш. Якларның килешүе белән язма рәвештә билгеләнә торган товар җитешсезлекләрен бетерү срогы кырык биш көннән артмаска тиеш. Шул ук вакытта законнарда сатучының ремонт вакытына, кулланучы таләбе буенча, 3 көн эчендә шундый ук төп куллану сыйфатларына ия булган товарны ремонт чорына тапшыру бурычы каралган. Товарны китерү предприятие хисабына тәэмин ителә (әгәр товарның авырлыгы 5 килограммнан артык булса). Мөрәҗәгатьнең датасын теркәү өчен таләпләрне язма рәвештә белдерергә тәкъдим ителә.