Аяк киемнәре кибетендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге закон нормаларын аңлаттылар

2025 елның 12 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре аяк киемнәре кибетендә кулланучылар өчен консультация өстәле һәм сатучылар өчен укыту семинары үткәрде.

Консультация өстәлендә һәм семинарда катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормалары, товарларны ваклап сату-алу килешүе буенча сату кагыйдәләре аңлатылды. Моннан тыш, кулланучылар һәм сатучыларның игътибарын кулланучы тиешле сыйфатта булмаган товар сатып алган очракта исәп-хисап тәртибенә юнәлттеләр. Шулай итеп, сыйфатсыз товарны шул ук модельдәге товарга алмаштырганда, товар бәясе яңадан исәпләнми. Тиешле сыйфаттагы товарны башка модельдәге шундый ук товарга алмаштырганда, алыштырылырга тиешле товарның бәясе алмашка бирелгән товар бәясеннән түбәнрәк булган очракта, кулланучы бәядәге аерманы өстәп түләргә тиеш. Киресенчә булганда - бәядәге аерма кулланучыга кире кайтарыла.

Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге башка мәсьәләләр дә каралды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары белән төрле мәгълүматлы брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International