Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Әтнә районының күпфункцияле үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча гражданнар өчен консультация өстәле оештырдылар.
Чара барышында гражданнар тиешле сыйфатта булмаган аяк киеме, күлмәк сатып алган очракта түләнгән сумманы кире кайтару сроклары турында сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Сыйфатсыз товарлар сатып алганда кибет адресына дәгъва төзү буенча аңлатмалар бирелде. Катнашучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Федераль закон нигезендә консультацияләр алдылар.
Чара барышында түбәндәге сорау яңгырады:
- Кулланучы сатучыга сыйфатсыз товарны гарантия срогы беткәч кире кайтара аламы?
Белгеч аңлатуы:
- Шартнамәдә каралган гарантия срогы ике елдан кимрәк булган һәм товарның җитешсезлекләре гарантия срогы узгач, ләкин ике ел эчендә ачыкланган очракларда, кулланучы сатучыга (җитештерүчегә) кулланучылар хокукларын яклау турындагы Законның 18 статьясында каралган таләпләрне белдерергә хокуклы. Тик шуны исбатларга кирәк: товарның кимчелекләре кулланучыга тапшырылганчы яки шул вакытка кадәр барлыкка килгән сәбәпләр аркасында булган (кулланучылар хокукларын яклау турындагы Законның 19 статьясындагы 5 пункты).
Чара азагында катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле буклетлар таратылды.