Мөслим муниципаль районындагы күчмә чаралар кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Вадим Шипилов сәүдә вәкилләре белән очрашты. Хуҗалык итүче күп кенә субъектлар төп эшчәнлек юнәлеше итеп азык-төлек булмаган товарлар сатуны сайлыйлар. Шуңа бәйле рәвештә, җитәкчеләр дә, сатучылар да Сәүдә кагыйдәләрен, җаваплылыкны һәм хокукны белергә тиеш.
Дәүләт органы вәкиле түбәндәге законнарны аңлатты:
- «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы,
- РФ Гражданлык кодексы.
Мисал өчен, Россия кануннары җитештерүчеләрне һәм сатучыларны билгеле бер гарантия срокларын билгеләргә мәҗбүр итми, шуңа күрә һәр аерым сәүдә учреждениесе әлеге мәсьәләне мөстәкыйль хәл итә. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 5 маддәсенең 6 пункты нигезендә товарга гарантия срогын билгеләү җитештерүче хокукы булып тора. Сатучы, әгәр ул җитештерүче тарафыннан билгеләнмәгән булса, товарга гарантияле срок билгеләргә хокуклы (РФ Законының 5 маддәсе). Әгәр товарга гарантия срогы тәмамланса да, әлеге срок узгач, товарда җитешсезлек ачыкланса һәм ул җитештерү характерында булса, кулланучы барыбер товар сатып алган көннән алып 2 ел дәвамында товарның сыйфаты буенча дәгъва белдерергә хокуклы. Шул ук вакытта товарда кимчелек җитештерүче тарафыннан булуын һәм товарны кулланучыга тапшырганчы барлыкка килүен исбатлау бурычы кулланучыда ята.
Теләсә нинди сыйфатсыз товарны сату - законсыз эш, шуңа күрә әгәр товарда сатып алганнан соң ук дефектлар ачыкланса яки гарантия срогы дәвамында барлыкка килсә, кулланучы сатучыга сатып алу килешүен өзү һәм товар өчен түләнгән акчалата сумманы кире кайтаруны таләп итеп мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Шулай ук кулланучы товарны тиешле сыйфатлы товарга, шул ук маркага, модельгә яки артикулга алыштыруны таләп итәргә хокуклы. Яки сатучы хисабына кимчелекләрне түләүсез бетерүне таләп итәргә мөмкин.
Танып-белү очрашуы уңышлы узды. Чаралар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге төрле юнәлешләр буенча мәгълүмати-белешмә материаллар (белешмәләр, буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана» газетасы) тарату белән үрелеп барды.