Чистай территориаль органына шәһәр кешесе телефон аша тиешле сыйфатта булмаган товар сатып алуга бәйле тәртипне аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте. Гражданин сатучыдан гаражга урнаштыру өчен электр энергиясен исәпкә алу приборын сатып алган, челтәр компаниясе хезмәткәрләренә аны урнаштыру һәм челтәргә тоташтыру өчен түләгән. Әмма беркадәр вакыттан соң исәпләү приборы эшләми башлый, һәм кулланучы аны алыштырырга була, ә бу тагын демонтаж һәм монтаж чыгымнары дигән сүз. Нинди дә булса эш иткәнче, кулланучы белгечләр белән киңәшләшергә һәм гамәлләрнең дөрес алгоритмын өйрәнергә карар кылган.
Гражданга кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга аңлатма бирелде, аның нигезендә кулланучы тиешле сыйфатта булмаган товарны сату нәтиҗәсендә үзенә китерелгән зыянны яисә башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) җитешсезлекләренә бәйле рәвештә китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итәргә хокуклы.
Кулланучыга сатучыга зыянны каплау буенча таләпләр кую тәртибе аңлатылды. Кулланучы гарантия срогы дәвамында яраксыз хәлгә килгән исәпкә алу приборын урнаштыру өчен түләгәнгә күрә, кулланучының сыйфатсыз товарны алмаштыру турындагы таләпләре үтәлгән очракта, сатучы приборны монтажлау һәм демонтажлау буенча китерелгән зыянны капларга тиеш. Моның өчен сатучыга касса чегын яисә түләү фактын раслый торган башка документны күрсәтергә кирәк. Зыяннар сатучы тарафыннан тиешле таләп куелган көннән алып ун көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш.
Кулланучыга сатучыга дәгъва юлларга тәкъдим ителде. Территориаль орган белгечләре аңа хокукый ярдәм күрсәтергә әзер.