Белгечләр Яр Чаллы шәһәренең хезмәт ветераннары пансионатында ял итүчеләр белән очрашты

2025 елның 3 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Яр Чаллы шәһәренең хезмәт ветераннары пансионатында ял итүчеләр белән очрашу үткәрделәр. Чираттагы очрашуда Лаеш һәм Арча районнарыннан да ял итүчеләр катнашты.

Ял итүчеләр актив һәм энергияле, аралашуда теләп катнаша, сораулар бирә һәм фикер алыша. Пансионатта уздырыла торган очрашулар һәрвакыт җанлы аралашу, дустанә атмосферада уза.  Белгечләр ял итүчеләрнең барлык сорауларына да теләп җавап бирделәр, шулай ук «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының төп маддәләрен аңлаттылар. Ял итүчеләрнең игътибары Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2463 нче карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен аңлатуга юнәлтелгән иде.

Тыңлаучыларга сыйфатсыз товар сатканда кулланучының таләпләрен канәгатьләндерү сроклары турында хәбәр иттеләр:

- кулланучы сатып алынган товарның сыйфаты буенча сатучыга күпме вакыт аралыгында мөрәҗәгать итә ала;

- экспертизаны кем үткәрергә тиеш;

- тиешле сыйфатта булмаган азык-төлек товарлары сатып алганда, ничек һәм кая мөрәҗәгать итәргә?

 Шулай ук сыйфатсыз товарлар сатып алганда кулланучының эш итү тәртибен тикшерделәр:

- сыйфатсыз товар сатып алу урыны буенча кулланучының телдән мөрәҗәгате, таләп;

- эшмәкәр яисә сәүдә объекты җитәкчесе исеменә таләпләр куеп дәгъва хаты төзү;

- суд органнарына мөрәҗәгать итү.

Пансионатта очрашулар һәрвакыт нәтиҗәле, тыңлаучылар өчен мәгълүмат «гамәлдә кулланыла» форматында бирелә һәм тыңлаучыга алган белемнәрен тормышта кулланырга, ышанычлы кулланучы булырга, үз хокукларын яклый белергә өйрәтә.

Очрашу азагында чарада катнашучыларның һәрберсенә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлы брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International