Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Гөлназ Шакирова «Универмаг» сәүдә үзәгендә семинар үткәрде. Сумкалар һәм рюкзаклар сатучы эшмәкәргә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар буенча аңлатмалар бирелде.
Югарыда күрсәтелгән норматив актның 25 статьясы нигезендә, әгәр мондый товар түбәндәге критерийлар буенча туры килмәгән булса, кулланучы азык-төлек булмаган товарны охшаш товарга алмаштырырга хокуклы:
- формасы буенча;
- габаритлары буенча;
- фасоны буенча;
- төсе буенча;
- зурлыгы буенча;
- комплектациясе буенча.
Әлеге хокукны кулланучы сатып алынган көннән алып 14 көн эчендә, сатып алынган көнне санамыйча, гамәлгә ашыра ала. Күрсәтелгән срок узгач, сыйфатлы товарны кайтару һәм алмаштыру законда каралмый һәм сатучы ризалыгы белән генә мөмкин. Шул ук вакытта, әгәр товар кулланылышта булмаса, аның куллану үзлекләре һәм товар күренеше сакланса, шулай ук пломбалар, этикеткалар һәм фабрика ярлыклары зарарланмаса гына, алмашу мөмкин. Алмашу вакытында конкрет сатучыдан сатып алуны раслый торган документ булырга тиеш, бу товар яки касса чегы булырга мөмкин. Әмма кулланучыда мондый документ булмау аны алмашканда шаһит күрсәтмәләренә сылтама ясау хокукыннан мәхрүм итми.
Сатып алынган товарда, шул исәптән сумкада кимчелекләр ачыкланганда, сатып алучы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законның 18 статьясы нигезендә түбәндәге гамәлләрне башкарырга хокуклы:
- шундый ук товарга алыштыруны таләп итәргә;
- бәяләрне киметүне таләп итәргә;
- кимчелекләрне түләүсез бетерүне яки әлеге кимчелекләрне бетерү чыгымнарын каплауны таләп итәргә.
Сатучының аерым игътибары сатып алучылар белән конфликтлы вәзгыятьләрне булдырмауга һәм аларны гамәлдәге законнар нигезендә хәл итү ысулларына һәм гомумән хезмәт күрсәтү культурасын арттыруга юнәлтелгән иде.