«Скарлетт» кибетендә консультация өстәле оештырдылар

2025 елның 12 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече «Скарлетт» кибетендә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча консультация өстәле оештырды.

Кибет хатын-кыз киемнәрен ваклап сату буенча эшчәнлек алып бара. Товарларның ассортименты зур булу сәбәпле, кибет Чистай шәһәренең гүзәл затлары тарафыннан лаеклы хөрмәткә ия.

Чара барышында сатып алучыларга тиешле һәм тиешсез сыйфатлы товарларны кире кайтару тәртибе аңлатылды. Сатып алучыларның берсенең үтенече буенча кулланучының товар җитешсезлекләренә карата «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 19 статьясында каралган таләпләр куярга хокуклы булган сроклары буенча аңлатмалар бирелде. Кулланучыларга, сыйфаты тиешенчә булмаган товарлар сатып алган очракта, сатучыларга язма дәгъва юлларга киңәш ителә. Товарларны ваклап сату-алу килешүе буенча сату кагыйдәләренең 5 пункты нигезендә, кулланучыдан дәгъва кергән очракта, сатучы аңа белдерелгән таләпләргә карата җавап җибәрергә тиеш.

Сатып алучылар арасында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга аңлатмалар язылган белешмәләр һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International