Түбән Каманың «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклауның актуаль мәсьәләләре буенча очрашу узды. Очрашуны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Түбән Кама районындагы территориаль бүлеге хезмәткәрләре оештырды. Ике дәүләт органы өлкән яшьтәге гражданнарга товарлар һәм хезмәтләр сатып алганда аларның хокукларын яклау ысуллары турында мәгълүмат бирү өчен көчләрен берләштерде.
Белгечләр үз чыгышында билгеләп үтелгәнчә, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Федераль закон Россиядә 1992 елдан бирле гамәлдә һәм кулланучыларның төп хокукларының тулы бер комплексын күздә тота: товарның бәясе, составы, сатучысы турында мәгълүмат, товарның иминлеге һәм сыйфаты, зыянны каплау һәм суд яклавы. Кулланучылар мәсьәләләре буенча суд дәгъваларына дәүләт пошлинасы салынмый, дип искәрттеләр.
- Товарда сатучы тарафыннан әйтеп бетерелмәгән кимчелекләр бар икән, сез аны алыштыруны, бәясен киметүне, кимчелекләрне түләүсез бетерүне яисә акчаны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Шул ук вакытта, әгәр тиешле сыйфатлы товар формасы, габаритлары, төсе яки комплектациясе буенча туры килмәгән булса, кулланучы аны, РФ Хөкүмәтенең 2463 номерлы карары белән расланган исемлеккә кергән товарлардан тыш, 14 көн эчендә шундый ук товарга алмаштырырга хокуклы, - дип аңлаттылар белгечләр.
Җыелганнарга сатучы сыйфатсыз товар саткан очракта дәгъваны ничек дөрес төзергә икәнен аңлаттылар.
Теоретик өлештән соң, мәктәп яки студент елларын искә төшерергә һәм ситуацион бурычлар белән «билетлар алырга» тәкъдим ителде. Башта билет иясенең версиясен тыңладылар – ул тәкъдим ителгән ситуациядә ничек эшләр иде; аннары бергәләп һәр очрак турында фикер алыштылар.