Кулланучыга телевизоры ватылу сәбәпле аның хокукларын аңлаттылар

2025 елның 24 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәһәрдә яшәүче хатын-кыз техник яктан катлаулы товарда җитешсезлекләр табылган очракта кулланучының хокукларын аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте.

Гарантия срогы дәвамында, сатып алганнан соң бер ай узгач, аның телевизоры ватыла. Сатучы товарның сыйфатын тикшерү өчен кабул итә һәм аның нәтиҗәләре буенча ремонт ясый. Әмма хатын-кыз товардан баш тартырга карар кылган һәм акчаны кире кайтаруны таләп иткән, чөнки ремонттан соң яңа телевизордан файдалануны дәвам итәргә теләмәгән. Сатучы аның бу таләбен кире кага, шуннан соң ул Чистай территориаль органына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.

Кулланучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18 маддәсе аңлатылды, аның нигезендә техник яктан катлаулы товарга карата кулланучы, кимчелекләре ачыкланган очракта, сату-алу шартнамәсен үтәүдән баш тартырга һәм шундый товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә йә аны шул ук маркалы башка товарга яисә башка маркалы шундый ук товарга алмаштыруны таләп итәргә, сатып алу бәясен тиешенчә яңадан исәпләп чыгарырга хокуклы, әгәр дә мондый товар тапшырылганнан соң унбиш көн узмаган булса. 

Шушы вакыт узгач, күрсәтелгән таләпләр түбәндәге очракларның берсендә генә канәгатьләндерелергә тиеш:

- товарның сизелерлек кимчелеген ачыклау;

- товар җитешсезлекләрен бетерүнең әлеге Законда билгеләнгән срокларын бозу;

- товарның төрле кимчелекләрен берничә мәртәбә бетерү нәтиҗәсендә, гарантия срогының һәр елы дәвамында, тулаем алганда, утыз көннән артык файдалана алмау.

Шулай итеп, сатучы законнарны бозмый, кулланучы үз товарын ремонттан соң алырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International