Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре «МебельГрад» сәүдә үзәге эшмәкәрләре белән очрашты

2025 елның 1 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре эшмәкәрләр арасында хокукый грамоталылыкны арттыру буенча планлы эшләрен дәвам итәләр. Әлеге эшчәнлек кысаларында Чаллы шәһәрендә «МебельГрад» сәүдә үзәге вәкилләре өчен чара оештырылды, ул 2025 елның 1 апрелендә узды.

Очрашу вакытында эшмәкәрләр сатучыларның һәм кулланучыларның хокукларын һәм бурычларын да кертеп, ваклап сату-алу килешүе аша товарлар сату кагыйдәләре буенча аңлатмалар алдылар. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының төп нигезләмәләренә, клиентлар тарафыннан дәгъваларны карау һәм канәгатьләндерү срокларына аерым игътибар бирелде.

Моннан тыш, катнашучыларга 8(8552) 71-43-03телефон номеры буенча  кайнар линия эше турында хәбәр иттеләр, анда һәр эшмәкәр кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр сорап мөрәҗәгать итә ала.

Очрашуда белгечләр эшмәкәрләрнең барлык актуаль сорауларына җавап бирделәр, сатып алучылар белән конфликтлы вәзгыять мисалларын карадылар һәм закон кысаларында бәхәсләрне хәл итү буенча гамәли киңәшләр тәкъдим иттеләр. Һәр катнашучыга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе әзерләгән мәгълүмати-аңлату брошюралары тапшырылды:

 - Мебель сатып алучылар өчен белешмәлек,

- Дәгъваны ничек дөрес төзергә,

- Сыйфатсыз товар яисә хезмәт күрсәтү сатып алганда кулланучының хокуклары,

- Товарда кимчелекләр ачыкланган очракта кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү сроклары,

- Алмаштырылырга тиеш булмаган сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге.

Мондый очрашуларның төп максаты - сатучылар һәм сатып алучылар арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшыртуга ярдәм итеп, эшмәкәрләр һәм Яр Чаллы халкы арасында хокукый һәм кулланучылар грамоталылыгы дәрәҗәсен күтәрү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International