«Строймаг» кибете сатучылары өчен укыту семинары үткәрелде

2025 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Базарлы Матак авылында «Строймаг» кибете сатучылары өчен кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын арттыруга юнәлдерелгән укыту семинары үткәрде.

Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре каралды. Катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы һәм товарлар турында кирәкле мәгълүмат булу, түләнгән товар өчен исәп-хисап тәртибе турында таләпләр аңлатылды.

Моннан тыш, товарда җитешсезлекләр табу белән бәйле кулланучылар белән конфликтлы ситуацияләрне карау механизмын карадылар. Сатучыларга кулланучылар бәхәсләрен судка кадәр хәл итәргә киңәш ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International