Тәтеш шәһәренең сәүдә объектларында мәгълүмати-профилактик чаралар уздырылды

2025 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» процесслы чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы һәм Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты хезмәткәрләре Тәтеш шәһәренең сәүдә объектлары хезмәткәрләре өчен чаралар үткәрделәр.  Алар кибет җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре белән очраштылар, кулланучылар хокукларын яклау темасына әңгәмә кордылар, ваклап сату-алу килешүе буенча товарларны сату кагыйдәләре турында сөйләштеләр, сатучының һәм кулланучыларның хокукларын һәм бурычларын аңлаттылар. «Кулланучылар хокукларын яклау турында»1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп маддәләре аңлатылды.

Белгечләр хезмәткәрләрнең кулланучылар дәгъваларын карау срогы, аларны канәгатьләндерү срогы белән бәйле сорауларына җавап бирделәр, кулланучылар белән конфликтлы хәлләрнең конкрет мисалларына җавап бирделәр, кулланучылар базары өлкәсендә гамәлдәге законнар кысаларында аларны хәл итү вариантлары аңлатылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән белешмәлекләр һәм буклетлар тапшырдылар:

- «Техник яктан катлаулы товарлар исемлеге турында»,

- « Сезгә куллану вакыты чыккан товарны сатканнар икән, нишләргә?»,

- «Парфюмерия-косметика продукциясен маркировкалау турында»,

- «Товарларда (эшләрдә, хезмәт күрсәтүләрдә) җитешсезлекләр табылганда кулланучылар хокуклары турында»,

- «Ничек дөрес итеп дәгъва төзергә. Сыйфатсыз товар яисә хезмәт күрсәтү сатып алганда кулланучының хокуклары»,

- «Аяк киеме сатып алучылар өчен белешмәлек»,

- «Ювелир бизәнү әйберләре сатып алганда тәкъдимнәр»,

- «Финанс пирамидасын ничек танырга»,

- «Җиңел сәнәгать продукциясен маркировкалау турында мәгълүмат» һ. б.

Мондый чаралар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә кулланучыларның һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләренең хокукый грамоталылыгын арттыру максатында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International