Сатучы нәрсәләрне белергә тиеш?

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

Сатучы-консультант һөнәре кешеләр белән аралашырга яраткан, аларга ярдәм итәргә һәм үз хезмәтенең конкрет нәтиҗәләрен күрергә әзер булган кешеләрне җәлеп итә. Бу эш чыннан да канәгатьлек китерергә мөмкин. Сатучы эшенең төп өлешен сатып алучы белән аралашу тәшкил итә. Сатучының нәрсә генә түгел, ничек сөйләве дә мөһим: нинди интонация белән, никадәр грамоталы һәм ышанычлы итеп аңлата ала.

Ә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үз белемнәрен ныгыту өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләрен, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге  2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату кагыйдәләрен аңлатып, күчмә чаралар үткәрәләр.

Моннан тыш, сатучы кулланучылар бәхәсләрен суд тикшерүенә кадәр җиткермәс өчен, товарда ачыкланган җитешсезлекләр, башкарылган эш (күрсәтелгән хезмәт) мәсьәләсе буенча сатып алучылар белән конфликтлы хәлләрне карау механизмын белергә тиеш.

Бәхәсле хәлләр туган очракта 8(8552)71-43-03 номеры буенча «кайнар линия» телефонына мөрәҗәгать итәргә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International