Казан территориаль органы карамагындагы Балык Бистәсе муниципаль районында хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын арттыру буенча семинарлар уздырдылар.
Илдә ел саен халыкка төрле хезмәт күрсәтүче кибетләр, супермаркетлар, салоннар саны арта. Моңа бәйле рәвештә конкуренция үсә, һәм кулланучылар белән ышанычлы мөнәсәбәтләр хәлиткеч факторга әверелә. Кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм культурасы беренче урынга чыга.
Хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын югары дәрәҗәдә саклау өчен сәүдә һәм халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендәге төп законнарны һәм кагыйдәләрне белергә кирәк. Шул максаттан уздырылган чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре каралды.
Сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмагына бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре, сатучы һәм товарлар турында мәҗбүри һәм дөрес мәгълүмат булу, оешманың элмә тактасы булу, сатып алынган товарда җитешсезлекләр килеп чыкканда кулланучылар белән мәсьәләләрне ничек хәл итәргә, сатучы тарафыннан дәгъваларны карау тәртибе һәм сроклары турындагы мәсьәләләр кузгатылды.
Чара барышында мәгълүмат буклетлары һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.