Кулланучының проблемасын хәл итү буенча тәкъдимнәр бирелде

2025 елның 8 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына район кешесе телефон аша мөрәҗәгать итеп, гарантия срогы дәвамында мобиль телефондагы җитешсезлекләрне бетерүдә ярдәм итүләрен сорады.  Ачыкланганча, ярты ел элек сатып алган смартфонда җитешсезлекләр барлыкка килгән. Ул сатучыга кимчелекләрне бетерүне сорап мөрәҗәгать итәргә була. Ләкин ул сатып алган кибет ябылган. Сатып алучы, киңәш сорап, территориаль органга мөрәҗәгать итте.

Сатып алучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18 маддәсе 3 пунктына аңлатма бирелде:

- Кулланучы җитештерүчегә, вәкаләтле оешмага яисә вәкаләтле шәхси эшкуарга, импортерга шул ук маркалы (шул ук модельне һәм (яисә) артикулны) товарга алыштыру турында, товарның кимчелекләрен кичекмәстән түләүсез бетерү яисә кулланучы яисә өченче зат тарафыннан аларны төзәтү чыгымнарын каплау турында үз таләпләрен белдерергә хокуклы. Бу таләпләрне кую урынына кулланучы тиешле сыйфатта булмаган товарны җитештерүчегә яисә импортерга кире кайтарырга һәм аның өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.

Шул рәвешле, сатып алучының үз проблемасын хәл итүнең законлы мөмкинлеге бар әле.

Кулланучыга җаваплы якка язма дәгъва юлларга тәкъдим ителде. Баш тарткан очракта ул судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Кирәк булган очракта территориаль орган белгечләре дәгъва проектын, шулай ук судка дәгъва гаризасы проектын әзерләүдә хокукый ярдәм күрсәтергә әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International