- Тормышта мин гади кулланучы һәм азык-төлек алырга кибеткә баргач, кассада ипигә күрсәтелгән бәя белән касса чегындагы бәянең туры килмәвенә юлыктым. Минем гаиләдә бөртекле икмәк яраталар, һәм мин кибетләрнең берсендә бу товарга бәя төшүне күргәч, аны сатып алырга булдым. Хәзер кибетләрдә касса чегы кирәкме, дигән сорауны бирү гадәткә керде. Мин хәзер төгәл беләм - кирәк, бигрәк тә берничә позиция сатып алганда, һәм товар акцияләр буенча тәкъдим ителгәндә. "Кулланучылар хокукларын яклау турында" РФ законының 10 статьясында "сатучы кулланучыга аларны дөрес сайлау мөмкинлеген тәэмин итә торган, товарлар турында кирәкле һәм дөрес мәгълүмат бирергә тиеш", - дип сөйли Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Евгения Чернова.
Минем очракта кибетнең сәүдә залында күрсәтелгән бәя касса чегындагы бәядән унике сумга аерыла. Бу аерманы өйдә генә ачыклагач, икенче көнне кибеткә кире килдем, сатучы белән бәхәс килеп чыккан очракка, дәлилләр сыйфатында, мин чекны алдым да кассага мөрәҗәгать иттем. Конфликттан качарга мөмкин булды, һәм миңа бәя аермасын кире кайтардылар. Кибет товарны ценникта күрсәтелгән бәядән сатарга тиеш, чөнки бәя офертаның бер өлеше булып тора, ягъни сату-алу килешүен төзү тәкъдимнәре.
Игътибар итәм, соңгы вакытта сатучылар даими рәвештә сатып алучылардан, чек кирәкме, дип сорыйлар, бу - сатучы яки хезмәт күрсәтүче кешенең хокук түгел, ә турыдан-туры бурычы. Касса чегы сатып алуларның барлык позицияләре, сатучы турындагы мәгълүматларны чагылдырылган төп документ. Касса чек - электрон формада яки сатып алган вакытта кассада басылган беренчел учет документы. Анда һичшиксез чекның барлык реквизитларын үз эченә алган QR-код бар. Шуңа күрә - чек кирәкме, дип сорасалар, миңа кирәк, дип җавап кайтарам!