Хезмәт тиешенчә күрсәтелмәсә, кулланучыга нишләргә?

2025 елның 19 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органының «Кайнар линия» телефонына тиешле сыйфатта хезмәт күрсәтелмәү, аерым алганда, теплицаны тиешенчә әзерләмәү турында кулланучылар мөрәҗәгатьләре килүе дәвам итә.  Әйдәгез тикшерик, мондый очракларда кулланучының нинди хокуклары бар соң?

Башта шуны әйтеп үтәсе килә: хезмәт күрсәткәндә кулланучылар һәм башкаручылар арасында барлыкка килә торган мөнәсәбәтләр Россия Федерациясе Гражданлык кодексы (алга таба - РФ ГК), «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы (алга таба - «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Закон) нормалары белән җайга салына.

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законның 4 статьясындагы 1 пункты нигезендә, башкаручы сыйфаты килешүгә туры килә торган эшне башкарырга (хезмәт күрсәтергә) тиеш. Ләкин әгәр кулланучы белән башкаручы арасында сыйфат турында махсус шарт билгеләнмәгән булса, башкаручы әлеге эш яки мондый төрдәге хезмәт кулланыла торган максатлар өчен гадәттә куела торган таләпләр нигезендә эшне башкарырга (хезмәт күрсәтергә) тиеш.

Әгәр башкаручы җитешсезлекләр белән хезмәт күрсәткән булса, кулланучы үз теләге белән Кулланучылар хокукларын яклау турындагы Законның 29 статьясында каралган таләпләрнең берсен куярга хокуклы:

- күрсәтелгән хезмәтнең (башкарылган эшнең) кимчелекләрен түләүсез бетерү;

- хезмәт күрсәтү (эш) өчен билгеләнгән бәяне тиешенчә киметү;

- түләүсез кабат хезмәт күрсәтү (эш башкару);

- күрсәтелгән хезмәтнең (башкарылган эшнең) җитешсезлекләрен үз көчләре белән яисә өченче затлар тарафыннан төзәтү буенча тотылган чыгымнарны каплау.

Әгәр шартнамәдә билгеләнгән срокта күрсәтелгән хезмәтнең (башкарылган эшнең) җитешсезлекләре үтәүче тарафыннан бетерелмәсә, кулланучы шартнамәне үтәүдән баш тартырга һәм зыяннарны тулысынча каплауны таләп итәргә хокуклы. Күрсәтелгән хезмәтнең (башкарылган эшнең) җитди кимчелекләре яисә шартнамә шартларыннан җитди чигенүләре ачыкланса, кулланучы шулай ук шартнамәне үтәүдән баш тартырга хокуклы.

Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләрне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының «Кайнар линия» телефоны буенча алырга мөмкин: 71-43-03.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International