Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре чираттагы профилактик чара уздырдылар. Белгечләр сантехника кибетендә булдылар, шәхси эшмәкәр һәм кибет хезмәткәрләре өчен консультация үткәрделәр. Очрашуда катнашучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законы маддәләрен куллану буенча сораулар бирделәр. Белгечләр законның төп маддәләрен аңлаттылар һәм кайбер сорауларга җавап бирделәр:
- сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм алмаштыру;
- кулланучылар тарафыннан дәгъва белдерү ысуллары һәм тәртибе;
- конфликтлы ситуацияләрне караганда якларның хокуклары һәм бурычлары, һәм башка бик күп мәсьәләләр белгечләр тарафыннан аңлатылды.
Җаваплар гамәлдәге законнар һәм РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары кысаларында бирелде. Чара барышында катнашучыларга буклетлар таратылды:
- «Әгәр товар тиешле сыйфатта булмаса, кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү сроклары»;
- «Алмаштырылырга тиеш булмаган тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге»;
- «Ничек дөрес дәгъва төзергә».
Буклетлар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән.
Очрашуда катнашучыларга һәм кибет җитәкчесенә «кайнар линия» телефоны эше турында хәбәр ителде: 8(8552) 71-43-03.