Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре «Агат» Сәүдә йорты җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча укыту семинары оештырды.
Чара барышында сатучылар белән сатучы, аның эш режимы һәм сатыла торган товарлар турында кирәкле һәм дөрес мәгълүмат бирү тәртибен карадылар. Күрсәтелгән мәгълүмат күрсәтмә һәм аңлаешлы формада кулланучыларга рус телендә һәм өстәмә рәвештә, сатучы ихтыяры буенча, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт телләрендә һәм Россия Федерациясе халыкларының туган телләрендә җиткерелә.
Семинар барышында сатучының кулланучыга аларны дөрес сайлап алу мөмкинлеген тәэмин итә торган товарлар турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматны вакытында җиткерү бурычы турында сөйләделәр. Мәгълүмат кулланучыларга этикеткада, товарларга беркетелгән техник документациядә, маркировка яисә товарларның аерым төрләре өчен кабул ителгән башка ысул белән җиткерелә.
Теманы дәвам итеп, сатучының кулланучыдан килгән дәгъвага җавап бирү бурычын карадылар. Югыйсә сатучы административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин.
Чара барышында Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә караган башка сорауларны да карадылар, хуҗалык субъекты хезмәткәрләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.