Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенең «кайнар линия» телефонына шалтырату килде. Түбәнкамалы үз йорты ишегалдында урнашкан кибетнең эш режимын үтәмәвенә, вакытыннан алда ябылуына зарлана.
- Эш көненнән соң анда ипи һәм сөт алырга керү бик уңайлы иде. Ләкин күптән түгел генә сатучылар кибетне ун минутка иртәрәк яба башладылар. Бу мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итегез, - дип үтенде хатын.
Дәүләт органы хезмәткәрләре кибеткә бардылар, анда алкоголь продукциясен ваклап сатуга лицензия бар. Кибетнең эш режимы - ул клиент ачык ишеккә исәп тота ала торган вакыт. Кулланучы керү урыны алдындагы элмә тактада эшләү вакытын күрергә тиеш. Эш графигы - эшмәкәр яки оешма үз сатып алучысына хәбәр итәргә тиешле мәгълүматның бер өлеше («Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 8, 9,11 маддәләре).
Сатучының - башка оештыру-хокукый формадагы оешманың, шулай ук шәхси эшмәкәрнең эш режимы алар тарафыннан мөстәкыйль билгеләнә. Үз эшчәнлеге вакытлыча туктатылган очракта (планлы санитария көннәре үткәрү, ремонт һәм башка очракларда) сатучы сатып алучыга эшчәнлеген туктату датасы һәм вакыты турында мәгълүматны үз вакытында бирергә тиеш.
Барлык мәгълүмат сатучыларга да, кибет хуҗаларына да җиткерелде. Аңлату эшләре алып барылганнан соң, кибеткә шикаять белән кулланучылардан шалтыратулар килмәде.
Исегезгә төшерәбез, консультация яки дәгъва, түләүсез нигездә дәгъва гаризасы сорап ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына мөрәҗәгать итәргә була, ул Түбән Кама шәһәре, Бызов урамы, 20а, адресы буенча урнашкан. Телефоны: 8(8555)36-63-76.