«Илсөя» кибетендә семинар үткәрделәр

2025 елның 3 июне, сишәмбе

Һәр кулланучының тормышында сату-алу мәсьәләсендә проблема туарга мөмкин. Мәсәлән, вакыты чыккан азык-төлек сатып алу, блузканың үлчәме  туры килмәү. Бу очракта товарларны алыштырырга яки кире тапшырырга кирәк булырга мөмкин.

Сез шундый проблема белән очрашканда, аларны ничек хәл итеп була? Сатып алучылар мондый сораулар белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә еш мөрәҗәгать итәләр. Ә сатучылар мондый сораулар белән көн саен диярлек очраша. Шуңа күрә аларга сату өлкәсендәге яңалыклар белән даими танышырга кирәк. «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законны аңлату максатында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре сәүдә объектлары хезмәткәрләре белән аңлату чаралары үткәрә.

Мәсәлән, Олы Әтнә авылында урнашкан «Илсөя» кибетендә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча семинар-укулар уздырылды.

Чара кысаларында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге норматив актларның төп нигезләмәләре һәм сәүдә кагыйдәләре белән таныштырдылар, сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләрен аңлаттылар. Шулай ук сатучыга тиешле һәм тиешсез сыйфатлы товарларны алмаштыру яки кире кайтару сроклары һәм тәртибе, кулланучыларның аерым таләпләрен күрсәтү һәм канәгатьләндерү сроклары турында искә төшерделәр.

Сатып алучыларга һәм сатучыга территориаль орган реквизитлары белән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International