Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы сыйфатсыз товарны кайтарганда ташу өчен түләүгә кагылышлы сораулар белән бәйле рәвештә түбәндәгеләрне хәбәр итә.
Зур габаритлы товарны ремонтлау, бәяләү, алмаштыру һәм (яисә) кулланучыга кайтару өчен 5 килограммнан артык авырлыктагы товарны сатучы (җитештерүче, вәкаләтле оешма яисә вәкаләтле индивидуаль эшкуар, импортер) көче белән һәм аның хисабына китерәләр.
Әлеге бурычны үтәмәгән очракта, шулай ук сатучы (җитештерүче, вәкаләтле оешма яисә вәкаләтле индивидуаль эшкуар, импортер) кулланучы булган урында булмаганда күрсәтелгән товарларны илтеп җиткерү һәм (яисә) кире кайтару кулланучы тарафыннан башкарылырга мөмкин. Шул ук вакытта сатучы (җитештерүче, вәкаләтле оешма яисә вәкаләтле шәхси эшмәкәр, импортер) кулланучыга күрсәтелгән товарларны илтеп җиткерүгә һәм (яисә) кире кайтаруга бәйле чыгымнарны капларга тиеш («Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының 18 статьясының 7 пункты).