Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Болгар шәһәренең чәчтарашханәсендә кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын арттыру буенча семинар үткәрде.
Чаралар барышында Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләрен, товарларны ваклап сату-алу шартнамәсе буенча сату кагыйдәләрен һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләрен карадылар.
Кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәтләр турында, дәгъваларны карау тәртибе һәм сроклары турында кирәкле мәгълүмат булу турындагы таләпләр аңлатылды.
Хезмәттә җитешсезлекләр табылганда кулланучылар белән конфликтлы хәлләрне карау һәм аларны судка кадәр хәл итү юллары мәсьәләләренә кагылдылар.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга аңлатмалар бирелгән брошюралар һәм буклетлар таратылды.