Профилактик чара: белгечләр җавап бирә

2025 елның 10 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре актив профилактик эшләрен туктатмыйлар.  Чаллы шәһәренең «Находка» кибете җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре өчен күчмә чара 2025 елның 9 июнендә уздырылды.  Белгечләр товарларны ваклап сату-алу шартнамәсе буенча сату кагыйдәләрен, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп маддәләрен аңлаттылар. Кулланучылар базары өлкәсендә эшмәкәрләрнең сорауларына җавап бирделәр:

- кулланучының язма мөрәҗәгатен карау сроклары;

- кулланучыларның дәгъваларын канәгатьләндерү сроклары;

- товарны гарантияле ремонтлау сроклары һәм гамәлдәге законнар кысаларында башка бик күп мәсьәләләр.

Кулланучылар белән агымдагы бәхәсле моментларны хәл итү буенча тәкъдимнәр бирелде.

Кибет хезмәткәрләренә шулай ук 8 (8552) 71-43-03 «кайнар линия» телефоны эше турында да хәбәр ителгән. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән мәгълүмати буклетлар тапшырылды.

Әлеге профилактик чара «Кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» процесслы чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында уздырылды. Комплексның максаты - Татарстан Республикасы халкының хокукый һәм куллану грамоталылыгын арттыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International