Кибет сатучылары өчен укыту семинары үткәрелде

2025 елның 11 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Базарлы Матак авылында «Народные цены» кибете сатучылары өчен кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын арттыруга юнәлдерелгән укыту семинары үткәрде.  

Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә Россия Федерациясе законнары нормалары, шул исәптән «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату кагыйдәләре каралды.

Катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау, түләнгән товар өчен касса һәм товар чеклары бирү тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы һәм товарлар турында кирәкле мәгълүмат булу турындагы таләпләр аңлатылды.

Товарда җитешсезлекләр табылганда кулланучылар белән конфликтлы вәзгыятьләрне карау мәсьәләләре кузгатылды. Шулай ук сатучыларга кулланучылар проблемаларын ирекле хәл итү формуласын кулланырга, ягъни сорауларны судка кадәр хәл итәргә киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International