Сатучының завод гарантиясен киметергә хокукы юк

2025 елның 17 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәһәр кешесе телефон аша сатучының гарантия йөкләмәләрен үтәве өлешендә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итте.

Ачыкланганча, кулланучы 2023 ел ахырында махсус кибеттән түшәм өчен светодиодлы берничә яктырткыч сатып алган, аларга җитештерүче 2 ел дәвамлылыгында гарантия срогын билгеләгән. Шул ук вакытта сатучы кулдан каләм белән сату датасын күрсәтә һәм имза куя.  Агымдагы елның апрелендә, бер елдан артык вакыт узгач, яктырткычларның берсе сафтан чыккан, кабынмый башлый. Кулланучы сатучыга яктырткычны алыштыруны сорап мөрәҗәгать иткән. Әмма сатучы баш тарта, моны ул кибеттә товарга 1 ел гарантия билгеләнә дип аңлата. Бу факт гражданинны канәгатьләндерми, һәм ул белгечләргә консультация сорап мөрәҗәгать итә.

Кулланучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 5 маддәсенең 6 пунктына аңлатма бирелде. Гарантияле срок – ул товарда җитешсезлек ачыкланган очракта, сатучы кулланучының таләпләрен канәгатьләндерергә тиешле вакыт, мәсәлән, акчаны алыштырырга яки кире кайтарырга тиеш, әмма җитешсезлек кулланучы гаебе белән барлыкка килмәгән очракта.

Законның 7 пункты нигезендә сатучы, әгәр товар җитештерүче тарафыннан билгеләнмәгән булса, товарга гарантия срогы билгеләргә хокуклы. Шулай ук сатучы җитештерүче билгеләгән гарантия срогы узгач табылган товар җитешсезлекләренә карата йөкләмә алырга хокуклы.

Законның 21 статьясының 2 пункты нигезендә тиешле сыйфатта булмаган товар яңа товарга, ягъни кулланылышта булмаган товарга алыштырылырга тиеш. Товарны алмаштырганда гарантия срогы товарны кулланучыга тапшырган көннән башлап яңадан исәпләнә.

Шулай итеп, сатучының гамәлләрендә закон бозу билгеләре чагыла, чөнки сатучы җитештерүче билгеләгән гарантия срогын арттырырга гына хокуклы, ләкин аны киметә алмый.

Кулланучыга законлы таләпләрен канәгатьләндерүне сорап дәгъва юлларга тәкъдим ителде. Бәхәсле хәл килеп чыккан очракта территориаль орган белгечләре хокукый ярдәм күрсәтергә әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International