Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына консультация сорап Чистай шәһәренең бер кибетеннән аяк киеме сатып алган гражданин мөрәҗәгать итте.
Сатып алучыга Кулланучылар хокукларын яклау турында РФ Законының 18 маддәсе аңлатылды, аның нигезендә тиешле сыйфатта булмаган аяк киеме сатып алган очракта кулланучы түбәндәгеләргә хокуклы:
- шул ук модельдәге товарга алмаштыруны таләп итәргә, ләкин инде тиешле сыйфатлы;
- бәяләрне тиешенчә яңадан исәпләп, башка модельдәге товарга алыштыруны таләп итәргә;
- сатып алу бәясен тиешенчә киметүне таләп итәргә;
- товар җитешсезлекләрен кичекмәстән түләүсез бетерүне яисә кулланучы яисә өченче затлар тарафыннан аларны төзәтү чыгымнарын каплауны таләп итәргә;
– сату-алу килешүен өзәргә.
Сатучыга тиешле сыйфатта булмаган аяк киемен кайтару өчен кибеткә мөрәҗәгать итәргә һәм ачыкланган җитешсезлекләр турында сатучыга хәбәр итәргә кирәк. Үзең белән касса яки товар чегы булырга тиеш. Әгәр сатучы кулланучы таләпләрен үтәүдән баш тартса, ачыкланган җитешсезлекләрне тасвирлап һәм үз таләпләрен күрсәтеп, сәүдә ноктасы җитәкчесе исеменә дәгъва төзергә кирәк. Сатучы дәгъвага җавапны ун көн эчендә бирергә тиеш. Кулланучының алдагы гамәлләре сатучыдан алынган җавапка бәйле.